Тикшерү комитетының Башкортстан идарәлеге Краснокама районы башлыгы Рәзиф Гыйлмуллин һәм аның урынбасары Динис Биковның тоткарлануын раслады. Әлеге хәбәр матбугат чараларында бер атна элек чыккан иде. Түрәләр ришвәт алуда шикләнелә.
Русиядә кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова Җинаять кодексының нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсен "либеральләштерүне" хуплады.
Башкортстанда яңа уку елыннан башкорт телен өйрәнүне кызыксындыру өчен бер үзгәреш кертелә: Юрий Гагарин исемендәге республика олимпиадасында яңа фән – башкорт теле һәм әдәбияты өстәлә. Анда җиңүчеләргә Бердәм дәүләт имтиханнарына баллар биреләчәк.
Татарстанның элекке президенты, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Русия президенты Владимир Путинның туган телләрне укыту турында сүзләренә карата фикерен белдерде.
Башкортстанда 2018-2019 уку елында барлыгы 11 ана теле укытылачак. Урыс һәм башкорт телләре республиканың барлык уку йортларында, татар теле - 12 район һәм өч шәһәрдә укытылачак.
Уфадагы "Башкортстан чәчәкләре" торак комплексында фатир алганда алданып ачлык тотучыларның берсе - 58 яшьлек яшьлек Алсу Мөхетдинованың хәле авырайган. Аны хастаханәгә китергәннәр.
20-25 август Барнаулда беренче тапкыр татар яшьләренең төбәкара форумы узачак. "Яшь йөрәкләр" дип аталган фестивальдә Русия һәм Казакъстанның 10 төбәгеннән 30 делегат катнаша. Казаннан җыенга Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин бара.
Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы "Яровая кануннары" таләпләрен үтәр өчен абонентларны яңа сим-карталарга күчерергә планлаштыра. Әлеге сим-карталарны ФСБ хупларга тиеш булачак.
Казанда татар яшьләренә Коръәннең татарчага яңа тәрҗемәсе тәкъдим ителде. Әлеге китапны гади халыкка аңлашылырлык итеп, бүгенге татар теленә якынайтып чыгарырга булганнар, чөнки күпләр киң таралган Ногмани тәфсиренең теле авыр булуыннан зарлана.