АКШ Конгрессы сайтында Русиягә карата чикләүләрне кырыслату турындагы канун өлгесе дөнья күрде. Ул сенатор Линдси Грэм җитәкчелегендәге республиканнар һәм демократлар төркеме тарафыннан кертелгән иде.
Италиянең төньягындагы Генуя шәһәрендә күпернең автомагистраль өстенә җимерелеп төшүе нәтиҗәсендә ким дигәндә 22 кеше һәлак булган.
14 август Чаллы милли хәрәкәте активисты Фәһим Вәлиев Русиядәге урыс булмаган милләтләрнең телләренә һәм мәгарифенә кагылышлы кануннар кабул ителүгә каршылык белдереп ялгыз пикетка чыкты.
"Мәйдан" телеканалы хезмәткәрләре республика җитәкчелегенә ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Алар телеканалның ТНВга кушылуына карата борчылу белдерә, "Тәртип FM" радиосы язмышын кабатлыйбыз дип курка.
Рәсми Пекин Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендә миллионлаган уйгырларны бикләп тотулар турындагы хәбәрләр дөреслеккә туры килми дип белдерде.
Хакасия активисты Лидия Баинованың банктагы хисаплары ябылган һәм банк картасын куллану тыелган.
Проектта волонтер студентлар гына катнашу сәбәпле, 2019 елда берләшмәнең эшчәнлеге туктарга мөмкин. Моны булдырмас өчен "Гыйлем" проект эшчәнлегенә финанслар җәлеп итәргә планлаштыра.
Үзәк Африка республикасында үтерелгән журналистлар Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченконың машина йөртүчесен төрмәгә утыртканнар. Бу саклану чаралары күрү йөзеннән шулай эшләнгән. Әлеге вакытта машина йөртүче шаһит буларак карала.
Башкортстанда Шихан тауларын Сода ширкәтеннән яклап флешмоб башланды. Активистлар социаль челтәрләрдә аватарларны Башкорт содасы тартмасының почмагына охшаган эмблемага алыштырырга чакыра.
Хәтта коммунист җитәкчеләр, башлыча урыс шовинистлары булсалар да, татарларга һәм урыс булмаган башка халыкларның балаларына, урыс телен "ата-аналар теләге" дигән уйдырма белән "ана теле" итеп тагуны канунлаштыруга барып җитмәделәр.