Чуашстаннан Русия дәүләт думасы депутаты Алена Аршинова милли республикаларның кайбер вәкилләренең туган телләрен яклап халыкара оешмаларга язылган мөрәҗәгатьләренә карата үз фикерен белдерде.
Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе "Гоголь үзәге" сәнгать җитәкчесе режиссер Кирилл Серебренниковны 19 сентябрьгә кадәр йорт сагында тоту карары чыгарды.
16 август АКШның 330дан артык басмасы Дональд Трампның медиага карата тәнкыйтьләренә каршы һәм матбугат иреген яклап язмалар чыгарды.
26 август Омски шәһәренең Халыклар дуслыгы бакчасында "Печән базары" заманча татар мәдәнияте фестивале үтәчәк.
Татарстан суверенитеты көнендә “Азатлык” татар яшьләре берлеге татар тасмалары һәм байракчыклар таратырга җыена. Тасма һәм байракчыкларын җитештерү өчен акча җыю бара.
Татарстанда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерү уздырган сәүдә үзәкләренең 66 процентында янгын хәвефсезлеге таләпләре бозыла.
Башкортстанның Стәрлетамак районында кальцийланган сода җитештерүче яңа корылма төзергә җыеналар. Төзелеш проекты Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кергән.
Башкортстанның Стәрлетамак районында кальцийланган сода җитештерүче яңа корылма төзергә җыеналар. Төзелеш проекты Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кергән.
БМО экспертлары Русия җитәкчелеген украин режиссеры Олег Сенцовны кичекмәстән азат итәргә чакыра. Режиссер инде 90 көннән артык Русия колониясендә ачлык тота.
121 оешма һәм милли үзәк имзалаган бу уртак белдерүдә милли телләрне ихтыяри укыту кануны тәнкыйтьләнә, Русиядәге сәясәтнең ассимиляция юнәлешенә юл алуына борчылу белдерелә. Телләр турында канун Конститция мәхкәмәсе тарафыннан кире кагылырга тиеш диелә белдерүдә.
Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы таш мәчет җимерек хәлдә. Казан ханлыгыннан соң төзелгән тарихи архитектура мирасын төзекләндерүгә республикада акча юк. Азатлык Түбән Бәрәскәгә барып кайтты, авыл кешеләре, тарихчылар белән сөйләште.