5 августта Татарстаннан 49 кешелек беренче төркем Казан-Мәскәү-Дубай юлы белән хаҗга китте. 135 мең сумлык "Хаҗ-эконом" юлламасы белән сәфәргә чыккан мөселманнар Азатлыкка хаҗда гаиләләре белән беррәттән Татарстан һәм татар милләте өчен дә дога кылачакларын әйтте. Хаҗилар 5 сентябрь кайтачак.
Венесуэла җитәкчелеге һөҗүм артында күрше Колумбия хакимиятләре тора дип белдерә. Рәсми Богота бу гаепләүләрне кире кага.
Африкада үтерелгән журналистларның җәсәдләре Мәскәүгә кайтарылды. Русия тикшерү комитетына экспертиза башкару өчен кимендә ике көн кирәк булачак.
Африкада үтерелгән журналистларның җәсәдләре Мәскәүгә кайтарылды. Русия тикшерү комитетына экспертиза башкару өчен кимендә ике көн кирәк булачак.
"Кире" фильмының өзеге төрле фикер уятты. Әле өзеге генә тәкъдим ителсә дә, киноны милләтчедән көлү дип бәяләүчеләр дә бар. Фильмның режиссеры Рөстәм Рәшитов, бу – ялгыш фикер, ди.
1-5 август Казанда Дөнья татар яшьләре форумы узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.