Үзәк Африка республикасында журналист Орхан Джемаль, режиссер Александр Расторгуев һәм видеооператор Кирилл Радченко һәлак булган дип хәбәр итә "Дождь" телеканалы. Алар анда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте эше турында документаль фильм төшергән диелә.
Уфада "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп хөкем ителгәннәрнең якыннары һәм яклаучылары алар нахакка хөкем ителде дип саный һәм бу гаделсезлеккә дөнья игътибарын җәлеп итәргә чакыра.
Башкортстан югары уку йортларына кабул итүләр турында беренче карарлар чыга башларды. Беренче карарлар аерым төркемнәргә генә карый. Югары белем алу хакы быел тагын да арткан. Иң югары бәяләр Уфа дәүләт сәнгать институтында, иҗади белем алырга теләүчеләр елына 180 мең сум түләргә тиеш булачак.
Тубылда 3-5 августта XI халыкара "Искер-җыен" себер татарлары тарихи-мәдәни мирасы фестивале узачак. Быел ул хакимиятләр тарафынан килешетерелгән, чарага Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Дөнья татар конгрессы ярдәм күрсәткән.
Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, "Бердәм Русия" фиркасе рейтингының түбәнгә тәгәрәве рекордлы дәрәҗәгә җитә язган.
Бу атнада Казанда узачак Дөнья татар яшьләре форумында тел мәсьәләсе дә күтәрелер дип көтелә. Белгечләр фикеренчә, туган телләрне укытуны ихтыярига калдыру турында канун милли тормышның төрле өлкәләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Телнең киләчәге сәхнә осталарын да борчый. Татар телен иҗатта һәм көндәлек тормышта куллану турында җырчы Элвин Грей һәм сүз остасы Данир Сабиров белән сөйләшеп алдык. Алар икесе дә туган телләрне мәктәпләрдә мотлак укытуны саклап калу яклы.
Русия думасы милли телләрне ихтыярига калдыру турында канунны кабул итте. Белгечләр фикеренчә, бу канунның тискәре йогынтысы милли тормышның төрле өлкәләрендә чагылыш табарга мөмкин. Телнең киләчәге сәхнә осталарын да борчый. Татар телен иҗатта һәм көндәлек тормышта куллану турында җырчы Элвин Грей һәм сүз остасы Данир Сабиров белән сөйләшеп алдык. Алар икесе дә туган телләрне мәктәпләрдә мотлак укытуны саклап калу яклы.
Татарстанда мәхкәмә Арча районы Казанбаш мәктәбенең элекке мөдире һәм пешекчесенә хөкем карары чыгарды. Мәктәптә быел кыш 40 бала эчәк инфекциясе белән хастаханәгә эләккән иде.
1-5 август Казанда Дөнья татар яшьләре форумы уза. Ике елга бер узучы бу чара быел сигезенче тапкыр үткәрелә. Азатлык иң кызыклы мизгелләрне җанлы блогта теркәп бара.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовка 15 апрельдә Габдулла Тукайның үлеменә 105 ел тулуга багышлап уздырылган митингта татар телен яклап плакат күтәргәне өчен 10 мең сум штраф салынган.
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәт башлыгы урынбасары Валерий Максименко Ярославль колониясендә кыйнауларга дучар булган тоткын Евгений Макаров алдында гафу үтенде.
Европа берлеге аннексияләнгән Кырым белән Русияне тоташтырган күперне төзүгә бәйле Русиянең алты ширкәтенә чикләүләр кертте.
Күренекле шагыйрә, тәрҗемәче, журналист Флера Тарханова 31 июльгә каршы төндә авырудан вафат булган. Шагыйрәнең үлемен Татарстанның язучылар берлеге раслады.