Коми республикасының Ижма шәһәрендә пенсия яшен күтәрүгә, бензин бәясен һәм НДС салымын арттыруга, туган телләрне ихтыярига калдыруга ризасызлык белдерүчеләр берләшеп уртак урам чарасы уздырды.
Бу мәгълүматны Татарстан хөкүмәтенең ветеринария идарәсе раслый.
Idel.Реалии-га әңгәмәдә танылган журналист Максим Шевченко Татарстанга каршы сугыш баруын, республиканың Русиядә сивиль хокуклар һәм ирекләрне яклау нигезе булуын, Рөстәм Миңнехановның Татарстан һәм татар халкы хокуклары өчен көрәшүен белдерде.
18 июль Акмәчетнең Стрелковая бистәсендә яшәгән кырымтатарлар "Монолит" берләшмәсенең "Акура" төзелеш ширкәтенә каршылык күрсәтү өчен тагын тупланып чыкканнан соң төзелеш эшчеләре дә, техника да бистәгә килмәде.
Татарстанның биш районында кош кизүе теркәлде. Чуашстанда бу вирус инде бер атна элек үк ныклап тарала башлады. Авыру табылган урыннарда кош-кортны күпләп юк итәләр.
Чаллыдагы Җәмигъ мәчете төзелешенә багышланган матбугат очрашуында 20 еллап элек башланган төзелешнең җир асты өлеше тәмамланып диварлары төзелә башлау игълан ителде. Аның кайчан сафка басачагын "бер Аллаһ кына белә" диелде.
18 июль көнне Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусин банкрот итеп таныган. Аның бурычлары 500 млн сумнан арта. Мәхкәмә Мусин милкен карау процедурасын башлаган.
18 июль көнне Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусинны банкрот итеп таныды. Аның бурычлары 500 млн сумнан арта. Мәхкәмә Мусин милкен карау процедурасын башлаган.
18 июль Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Фәнил Гыйләҗевне 5 мең сум күләмендә штрафка тартты. Штраф аңа 30 май көнне Татарстан диния нәзарәте каршында үткәргән ялгыз пикет өчен салынды.
Русиянең 12 төбәге пенсия яшен күтәрүне рәсми хуплаудан тыелып калды. Бу хакта "Петербургская политика" фонды хисабында белдерелә.
Русиянең Беренче каналында "Время покажет" тапшыруы мөхәррире Тимофей Ермаков эшеннән китү гаризасын язды. Моңарчы ул Facebook-та Николай II-гә карикатур урнаштырган булган.
Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә билгеле булды.
Дәүләт оешмаларыннан һәм Сбербанктан татар телендә хезмәт күрсәтүне таләп иткәннән соң, Алмаз Имамовка тәртип саклау органнары игътибар итте, Вконтактеда экстремистик дип танылган берничә язма тапты. Имамов гаепләүне кире кага.
Татарстан Диния нәзарәтенең "Хозур ТВ" телеканалы Уфа провайдерларының берсендә барлыкка килде. Канал тапшыруларын Башкортстанның өч шәһәрендә карап була: Уфа, Нефтекама, Белорецки.
Татарстанда М7 юлында (Мәскәү-Уфа) УАЗ һәм Ford йөк машинасы бәрелгән. Каза нәтиҗәсендә УАЗда булган дүрт кеше һәлак булган.
Тарихка багышланган рәсемнәр ясаучы Равил Заһидуллин фәкать картиналары хисабына гына көн күрә. Аның белән бүгенге рәссамнар тормышы турында сөйләштек.