Русия тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе 59 яшьлек бер иргә карата Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче бүлеге (нәфрәт йә дошманлык уяту, шулай ук кешенең абруена тап төшерү) нигезендә эш ачкан. “КоммерсантЪ-Казань" газеты белдерүенчә, сүз татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов турында бара. Тикшерүчеләр гаепләнүче ир узган язда үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә раса, милләт, тел, чыгышка, дингә мөнәсәбәттә, шулай ук кайсы да булса социаль төркемгә карата бәйле нәфрәт һәм дошманлык уяткан дип белдерә. Читать дальше...
Татар яшьләре көннәренә җыелган егет-кызлар Русия думасының милли телләргә каршы канун чыгаруын борчылып кабул иткән. Чарада катнашкан блогер Татар малай, егетләр-кызлар, яңа шартларда эшләү алымнарын уйлый. Татар яшьләре көннәрен Instagram-да яктыртып барган блогер Ләйлә Лерон, "Татар телен укытуны чикләүче канун чыгуына шатмын, татарлар уянды", диде Азатлыкка.