Русия думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты пенсия яшен күтәрү турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Чаллы шәһәр шурасының элекке депутаты Сергей Яковлев Русия баш прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать итеп, Татарстан президенты атамасын үзгәртүдән баш тарткан республика җитәкчелеген җаваплылыкка тартырга чакырды. Мөрәҗәгатьнең күчермәсе Азатлык редакциясендә бар.
Европа шурасының кеше хокуклары комиссары Дуня Миятович Русия баш прокуроры Юрий Чайкага ачык хат язып, Чечнядагы "Мемориал" башлыгы, кулга алынган Оюб Титиевны азат итәргә чакырды.
Татарстандагы паркларны төзекләндерү эше республика бюджетыннан финансланачак.
Казанның Киров районы мәхкәмәсе Казан башкарма комитеты хокукый идарәсенең элекке җитәкче урынбасары Алексей Рыбушкинны 5 ел төрмәгә хөкем итте. Прокурор аны 8 елга хөкем итәргә сораган иде.
Октябрь аенда Казан федераль университеты һәм КФУның Музей комплексында "Зөләйха күзләрен ача" сериалы төшерелә башлаячак. Ул 8 сериядән торачак.
Татарстан прокуратурасы "Святая" киемнәр брендын тикшерә башлаган. Әлеге оешма "марҗа" һәм "марҗа түгел" дигән язулы футболкалар чыгарган иде.
Русия төркем вәкилләренә акчалата компенсация түләргә тиеш булачак.
Forbes журналы дөньяда иң күп акча түләнгән 100 танылган кеше рейтингын бастырды. Анда беренче урынны боксер Флойд Мейвезер алган. Ул елына 285 миллион доллар ала.
Калина является достаточно распространённым растением. Еще издавна люди применяли её в лечебных целях. И кажется уже давно всем понятно, чем она может быть полезна, но мало кто знает о ее ...[Читать...]
Британия Русиянең Македониядә дәүләт атамасын үзгәртү турында референдумга тыкшыну мөмкинлеген белдерде. Мәскәү төбәк проблемнарын кулланып, "Балканда тынычлык һәм үсеш урнашуга комачау итәргә мөмкин" диелә.
Лимон — богатый полезными веществами и витаминами фрукт. Чаще всего мы добавляем его в чай в период сезонных простуд для укрепления иммунной защиты организма. Также фрукт сжигает лишний жир, поэтому ...[Читать...]
19 июль көнне Русия халыклары демократик конгрессы активистлары илнең төрле төбәкләрендә туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесенә каршы урам җыеннарын үткәрергә җыена.
Татарстанның саф татар районы саналган Актаныш районындагы гимназия-интернатка республикадан читтә яшәүче татарлар да балаларын милли тәрбия алырга җибәрә.