Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин үзенең урынбасары вазифаларын башкаручы итеп моңа кадәр "Иннополис" шәһәре җитәкчесе булып эшләгән Игорь Носовны билгеләде.
Бүген Башкортстанда 2002 елның 2 июлендә Германиянең Боден күле өстендәге очкыч һәлакәте корбаннарын искә алдылар. Диспетчер хатасы белән ике очкыч бәрелешендә һәлак булган балаларның ата-аналары Уфаның көньяк зиратында җирләнгән балаларының каберләренә чәчәкләр салды. Ул фаҗигадә барлыгы 71 кеше, шул исәптән 52 бала һәлак булган иде.
Русия хакимиятләре "альтернатив интернет" булдыру эшен активлаштырган. Бу мәсьәләдә Мәскәү Кытай белән хезмәттәшлек итә диелә.
Башкортстанның Нефтекама шәһәре янында каты көнкүреш калдыклары чүплеге яна. Чүплек янганнан чыккан төтен шәһәр урамнарына тула, кешеләр иснең бик яман, чыдап торгысыз булуын әйтә. Янгын йөзләрчә дүрткел метрны биләп алган. Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.
"Азатлык" татар яшьләр берлеге Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Зөләйха" әсәрен китап буларак бастырып чыгару өчен акча җыя башлаган. Ике мең данә китапка 142 мең сум акча кирәк.
"Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине алты көнгә штраф изоляторына утыртканнар. Төрмә идарәсе анда лезвие табылуын белдерә.
1 июльдә Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгенең төбәкара өлеше узды. Анда Татарстан, Башкортстаннан килгән үзешчән һәм профессионал артистлар катнашты. 230 чыгыш арасыннан Гран-при бирерлек артист табылмады.
Русиядән китәргә теләүче яшьләр саны соңгы биш ел эчендә максималь дәрәҗәгә җиткән. Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруларына караганда, 18 яшьтән 24 яшькә кадәр русияләрнең 31 проценты чит илгә күчәргә теләве турында әйткән.
Русия президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы 13 июльдә туган телләрне ихтыярига калдыру кануны өлгесе турында фикер алышачак. Соңрак августта узачак киңәшмәдә моның нәтиҗәләре президентка җиткереләчәк.
Русиядә дөнья футбол чемпионаты дәвам итә. Шул исәптән Казан да дөньяның төрле илләреннән килгән җанатарлар белән тулган. Әле монда, әле тегендә инглиз, француз, кореяча сөйләшүләр ишетелә. Азатлык исә җанатарлар мәйданында татарлык никадәр тәкъдим ителгәнен, зур чара ярдәмендә татарларның кереме артамы, юкмы икәнен күзәтте.
Хәзер Англиядә һәм Польшада яшәүче бертуган Рәфис һәм Нәфис Кашаповларга икенче июльдә 60 яшь тула. Чаллы милли хәрәкәте эшендә катнашып килгән ике дистәгә якын кеше шушы уңайдан аларны котларга җыелды. Котлаулар, фикер алышулар телефон, Whatsapp аша барды.