Чәршәмбе аппеляция мәхкәмәсе Украинаның миграция хезмәтен 32 яшьлек Руслан Шәмсетдиновның сыену соравы турында гаризасын карарга мәҗбүр итте.
Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Илья Шаблинский "Сталин үлеме" фильмының кинотеатрларда күрсәтү таныклыгын кире алуны цензура күренеше дип атады.
Атлантик шура белгече, швед икътисадчысы Андерс Ослунд "Кремль хисабы" исемлеге соңгы мизгелдә алыштырылган дип белдерде. Аның фикеренчә, таратылган исемлек Русия элитасын ныгытачак кына.
Фәттахов вакытында мәгариф министры урынбасары булып эшләгән Тимерхан Алишев вазифасыннан китте. Икенче урынбасар Лариса Сулима, медиада таралган хәбәрләргә карамастан, китүен кире какты.
Башкортстанда быелдан мохтаҗлык булмау сәбәпле татар журналистлары әзерләү туктатыла. Шулай булуга карамастан гәзит-журналлар җан асрый, төрле алымнар белән абүнәчеләрне җәлеп итәргә тырыша.
Уфада узган "Сайлаучылар баш күтәрүе" чарасында катнашучы тагын ике активистка штраф салынды. Алар урам чарасы оештыру һәм анда катнашу кагыйдәләрен бозган дип танылды.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада президент сайлау вакытында сайлау бүлекләренең өчтән бер өлешендә генә видеокамералар булачак диде.
АКШ Сенатында демокартик азчылык лидеры Чак Шумер Русиянең тышкы күзләү хезмәте башлыгы Сергей Нарышкинның санкцияләр астында булуына карамастан Вашингтонга килүенә Ак йорттан аңлатма таләп итте.
АКШ президенты Дональд Трамп Конгресс алдында беренче еллык чыгышында төп игътибарны илнең эчке мәсьәләләренә юнәлтте, әмма Кушма Штатларның тышкы сәясәтендәге төп проблемнар да игътибарсыз калмады.
АКШ президенты Дональд Трамп Конгресс алдында беренче еллык чыгышында төп игътибарны илнең эчке мәсьәләренә юнәлтте, әмма Кушма Штатларның тышкы сәясәтендәге төп проблемнар да игътибарсыз калмады.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ачык акционерлык җәмгыятенең мөдирләр шурасы утырышында ТАИФ мөдире Альберт Шиһабетдинов һәм ТАИФ мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Сүлтиевне “Кремль хисабы” исемлегенә кертелүләре уңаеннан шаяртып кына котласа да, кайбер күзәтүчеләр бу исемлектә булу киләчәктә шактый кыенлыклар тудырырга мөмкин дип кисәтә.