Татарстанда мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту турында референдум уздыру тәкъдиме белән чыктылар. Бу турыда документлар республика Үзәк сайлау комиссиясенә президент сайлауга кадәр тапшырылырга мөмкин.
КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм киңкүләм коммуникацияләр институтында читтән торып укучы Албина Бәширова белдерүенчә, аның укытучысы Александр Остроумов татар телен "аульская культура" теле дип атап аның кирәксезлеген әйткән.
Былтыр июньнән башлап Русия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге каршындагы Яшь юристлар берлеге рәисе булып эшләгән Алмаз Әхмәтҗанов рәислектән киткән.
Татарстан мәдәният министрлыгы каршында татар эстрадасы белгечләре шурасы оештырылачак. Анда кемнәр керүе әлегә билгесез. Ул эстраданың сыйфатын күтәрү белән шөгыльләнер дип көтелә.
Болгарны мөселманнар үзләренең ислам кабул иткән изге урыны санаса да, анда православ гыйбадәтханәләре төзеп тарихи тыюлыкка христиан рухы өрергә тырышу бара.
Телевидение алып баручысы Ксения Собчак Русия президенты намзәте булып теркәлер өчен кирәкле 100 мең имза җыйган. Аларны ул Үзәк сайлау комиссиясенә 30 гыйнвар тапшырырга җыена.
Русия хөкүмәте "Яровая кануннарына" карата тәнкыйтьләрнең бер өлешен нигезле дип таныган һәм аның кайбер шартларын йомшартырга һәм гамәлгә кертү вакытын озайтырга карар иткән.
Оппозиция вәкиле Алексей Навальный Уфада яшәүче тарафдарларын 28 гыйнвар сайлаучылар протестына чакырып, видео чыгарды. Ул халыкны "нормаль сайлаулар таләп итәргә" өнди.
Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә бертуган Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевлар, доцент Миләүшә Хәбединовада белән очрашуга килгән татарлар ана теленә бәйле борчыган сорауларын бирде. Татар киносы киләчәге турында да кызыклы фикерләр әйтелде.