Лимон турында кешелек моннан 3 мең еллар элек белгән һәм аны дәвалау чарасы буларак куллана башлаган. Өлгергән лимонның йомшак кабыгы һәм согы файдалы. Әлеге җиләк-җимештән әзерләнгән дарулар организмны ныгытучы, ялкынсынуларга каршы көрәшүче, микробларны юк итүче булып санала. Лимон витамин җитмәгән чорда да бик файдалы. Аны яраларны дәвалаганда һәм үпкә авырулары вакытында киңәш итәләр. Шулай ук […]
Бәрәңге чипсыларын уйлап табуга 2018 елда 165 ел тула. Хәзерге көндә гади халык ризыгы булып саналган чипсылар АКШта баштарак югары катлам кешеләре өчен генә әзерләнгән була. Чипсылар АКШта әле дә популяр ризыклардан санала. Башка илләр белән чагыштырганда, америкалылар чипсыларны иң куп ашаучылар булып саналалар, алар елына 3 әр кг чипсы ашый. Гамбургер һәм хот-дог белән […]
"Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка "Шаян" татар балалар каналы проектын тәкъдим итте. Презентация барышында алдан әзерләнгән тапшыру өзекләре күрсәтелде.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсен янә Лилия Әхмәтҗанова җитәкләячәк. Ул элекке елларда шул вазифада инде эшләгән иде.
17 гыйнварда татар активисты Салих Сәйфетдинов Казанның Бауман урамында татар телен яклап ялгыз пикетка чыкты.
"Диссернет" белгечләре плагиат билгеләре булган диссертацияле уку йортлары һәм диссертация шуралары рейтингын төзегән. Шуралар рейтингына Казан федераль университетының тарих диссертацияләр шурасы да кергән.
Мари Иленең "Мари Ушем" төбәк оешмасы республикада мари телен өйрәнү мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырачак. Анда берничә министрлык, прокуратура вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.
Татарстанның Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары башлыклары вазифаларыннан китте. Чәршәмбе республика премьер-министры Алексей Песошин ике район шурасы утырышларында да катнашып, яңа башлыклар тәкъдим итте.
Назраньда чәршәмбе “Мемориал” хокук саклау оешмасының офисы урнашкан бина янды. Кайбер хәбәрләргә караганда, бинага ут төрткәннәр.
Үткән дүшәмбедә мәктәпкә пычак белән һөҗүм иткән ике үсмерне Пермь мәхкәмәсе ике айга кулга алды.
Тимирязев академиясе ректоры Галина Золина каршылык чараларында катнашкан агрономия һәм биотехнология факультеты деканы Александр Соловьевны эшеннән алган.
Русия президентын сайлау якынлашканда мөселман руханилары да бу эштән читтә калмый. Алар хакимияткә якын фирка корылтайларында катнаша.