Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе бюджет акчалары бүленгән, ләкин урнаштырылмаган һәйкәлләр мәсьәләсе нигезендә Татарстан мәдәният министрлыгында тикшерү эше алып бара. Министрлыкның аерым хезмәткәрләре тикшерелә.
15 гыйнварда Русия оппозициясе җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы шәһәрнең башкарма комитетына 28 гыйнварда йөреш һәм митинг үткәрәчәге турында белдерде.
Башкортстанның Ишембай шәһәрендә бер ир-ат мэрия каршындагы мәйданда үз-үзен яндырган һәм исән калган. Кайбер хәбәрләргә караганда, ул күптән түгел эшсез калган булган.
Пермь мәктәбендә ике яшүсмер пычаклар белән башлаган сугыш нәтиҗәсендә дистәләп кеше яраланган. Бер укытучы һәм 16 яшьлек укучы авыр хәлдә, дип хәбәр ителә.
Абунәчеләргә газет-журналлар яңа тираж белән килә башлады. Русиядәге авыр сәяси һәм икътисади шартларда милли матбугатка язылучыларны югалтмау - авыр мәсьәләләрнең берсе. Азатлык кышкы язылу кампаниясе ничек тәмамлануын белеште һәм алга таба дилбегәне кысу газет-журналларның яшәешенә ничек тәэсир итәчәген сорашты.
Пхенчханда кышкы Олимпия уеннары узганнан соң Мәскәү Допингка каршы дөнья агентлыгының (WADA) кайбер вәкилләренә карата чикләүләр кертергә җыена.