Башкортстан корылтаеның 54нче утырышында депутатлар республиканың дәүләт байрагы һәм гимнын куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирде. Документка ярашлы Башкортстан байрагы республиканың барлык мәктәп биналарында яки ишегалларында һәрвакыт эленеп торачак.