Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Изге Коръәндә безгә Аллаһы Тәгалә әйтә: “ Йә мөэминнәр! Сезгә хәтле яшәгән халыкларга ураза тоту тиешле ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз кылынды, бәлки, (кушканын үтәп) Аллаһтан куркучылар булырсыз” — ди. Мөэминнәр дигән сүзнең мәгънәсе – Аллаһның барлыгына һәм кыямәт көненең булачагына ышанган бәндәләр дигәнне аңлата. Бездән, ягъни мөселманнардан […]