Зәй футболчылары булдыра
1-3 ноябрьдә Бөгелмәдә яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча республика беренчелеге узды. Анда Зәй футболчылары Бөгелмә, Азнакай, Лениногорс, Баулы, Ютазы, Сарман, Әлмәт командалары белән көч сынашып, җиңүче булды һәм беренчелекнең финал ярышларына узды.