Шарлавыклы буалар буенда агачлар утыртылды
27 сентябрьдә муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре шарлавыклы буалар буенда 50 дән артык ылыслы агач утыртты.
– Әлмәтлеләр шәһәрне яшелләндерүгә зур өлеш кертә: агачлар утырталар, клумбалар ясыйлар, урманнарны, парк-скверларны, яшеллекне саклыйлар, - ди Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин. – Сәнәгать предприятиеләре һәм автомобиль транспорты арту белән бу мәсьәлә тагын да актуальләшә.