Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

8 кешенең гомерен өзгән Саба юлындагы һәлакәт җиңел машина йөртүче гаебе белән булган [+исемлек]

Саба районында булган юл-транспорт һәлакәте уңаеннан җинаять эше кузгатылды. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

"ТР Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе тарафыннан, Россия Җинаять кодексының 264 нче маддәсе 5 нче бүлеге буенча (Юлда йөрү һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерү) җинаять эше кузгатылды", – диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез: кичә, 26 июньдә, 9:40 сәгатьтә Казан – Шәмәрдән юлының 86 нчы чакрымында "Хундай IX35" автомобиле белән идарә иткән 44 яшьлек машина йөртүче каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "Ситроен Джампер" микроавтобусы белән бәрелешә. Соңгысының йөртүчесенә 52 яшь булган.

Һәлакәт аркасында "Хундай IX35" машинасы йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук "Ситроен Джампер" микроавтобусы йөртүчесе белән аның өч пассажиры урында ук вафат була. Микроавтобусның ике пассажиры, аның берсе 2009 елгы ир бала, хастаханәдә үлә. Вафат булучылар барысы да Саба районыннан.

Микроавтобустагы тагын 4 пассажир (арада 14 яшьлек кыз да бар) хастаханәгә озатыла. "Аларның гомеренә куркыныч янамый, әмма алар медицина учреждениеләрендә дәвалауга мохтаҗ", – дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы министрлыгы вәкилләре. Аларның өчесе – республика клиник хастаханәсендә, берсе Саба хастаханәсеендә. Сәламәтлекләренә уртача авырлыкта зыян килгән, диелә.

Тикшерү эше дәвам итә.


 

http://intertat.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus