Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кура җиләге аспиринны алыштыра ала

Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар. 2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2-3 мәртәбә 2шәр стакан эчәләр. Ютәл булганда төнәтмә ярдәмендә ингаляция ясарга мөмкин. Аны кайнатып чыгаралар һәм, баштан сөлге белән капланып, шуның парын сулыйлар. Процедураны көнгә 2-3 тапкыр һәм йоклар алдыннан ясыйлар.

Тамак төбе авыртса кура җиләге серкәсе белән чайкаталар. 2стакан җиләкне 2 стакан алма серкәсенә салалар. 10 көн җылы урында төнәткәч, сөзеп, стерилләштерелгән банкага тутыралар. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар.

Тонзиллит кискенләшсә, авыз эчен кура җиләге согы белән чайкатырга киңәш итәләр. Проөедураны көнгә өч мәртәбә кабатлыйлар. Кура җиләге согы авыртуны баса шешне бетерә.

Кура җиләге хатын-кызлар өчен файдалы. Ул кан агуны туктата, күрем вакытында авыртуны киметә. Йөкле хатыннарга да чама хисен онытмыйча, кура җиләге ашарга киңәш ителә. Бу җиләк фолий кислотасы, тимергә бай. Ул бала дөрес үссен анемия булмасын өчен кирәк. Кура җиләгеннән ясалган морс, компот йөклелекнең беренче аенда токсикозны бетерә, эч кибүдән саклый.

Кура җиләге яман шеш күзәнәкләренә үсәргә ирек бирми.

Гипертония булганда тигез күләмдә кура җиләге белән яфрагын алып, 2аш кашыгы күләмендә 1,5 стакан кайнар суга салалар. Сүлпән утта 4-5 минут кайнаткач, 1 сәгать төнәтәләр һәм сөзәләр. Төнәтмәне ашарга ярты сәгать кала, көнгә ике-өч мәртәбә 1-2 стакан эчәләр. Кура җиләге инфаркт, инсульт кичергән кешеләргә дә сихәт бирә.

Баш авыртса, дару эчкәнче, 1әр стакан кура җиләге ашарга киңәш итәбез.

Кура җиләге А витаминына бай, күз күремен яхшырта, тиренең картаю процессын әкренәйтә. Организм яхшырак эшкәртсен өчен аны эремчек яки каймак белән ашарга киңәш итәләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus