Елена Ваенга мини итәктә шаккатырган [+ФОТО]
Ябыкмаска дип антлар эчкән җырчы ни рәвешледер бу фикереннән кире кайткан. Аңа бүген 39 яшь.
2 ел элек Ваенга искиткеч сылу гәүдәсе белән фотога төшеп, аларны Твиттерга урнаштырган иде. Ул чорда ул 15 кг-га ябыгып, зур күләмдә акчаларыннан колак кага. Җырчы баллы ризыкларны кулланмыйча, Белоруссия белән Финляндиядән кайтартылган азык-төлекне генә менюга кертә. Яшел салат, ярмалардан әзерләнгән ризыклар белән тукланып, сәхнә йолдызы көненә ничә калория кулланганын язып бара. Мондый режим ахыр чиктә җырчыны тәмам туйдыра һәм ул рәсми рәвештә ябыгудан баш тартуы турында әйтә. “Миңа таш ыргытыгыз, юан дип атагыз, әмма мин ябык булырга теләмим. Андый фотоларны минем немец концлагеренда күргәнем бар. Ачлык һәм немецлардан җәфа чиккән дистрофиклар. Нинди чор бу”, – дип яза үз блогында Ваенга.
Шушы көннәрдә Елена шаккатырды: ул кабат ябыккан. Кыска итәкле, “уточка” иреннәре белән төшкән фото тиз арада комментарийлар җыйды.