Татарстанда һава температурасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар, боз явуы ихтимал. Җил юнәлешен төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка һәм көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Ә кайбер районнарда көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава +25...+30 градуска кадәр җылыначак.