Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары булу сәбәпле шторм кисәтүе игълан иттеләр
8-12 май көннәрендә Татарстан территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булыр дип көтелә (IV класс). Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге игълан иткән шторм кисәтүендә әйтелә.
Шул ук вакытта 11 майга кадәр төбәк территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Учак ягу, көнкүреш калдыкларын, үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела.
Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган җирлекләрдә ризык әзерләү өчен ачык ут кабызырга ярамый. Бу чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы оешмаларына кагылмый.
Урманда янгын чыгу ихтималы югары булган урыннарда шулай ук пиротехника куллану һәм очучы фонарьлар һәм ачык утлы башка эшләнмәләр җибәрү тыела.
Апрель азагында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә коры үлән һәм чүп-чарны контрольсез яндыруны профилактикалауны көчәйтергә өндәде.