Татарстанда Ватанны саклап һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү формалары расланачак
ТР Дәүләт Советы депутатлары Ватанны саклап һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләрен җайга сала торган закон проектын парламентка тапшырды.
«Закон проекты Ватанны саклап һәлак булганнарның истәлеген саклау, Ватан тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан әзерләнгән. Канун проекты Ватанны саклап һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү формаларын, бу өлкәдә ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен билгели», - диелә аңлатма язуында.
Законны шул исәптән махсус операция барышында хәрби бурычларны үтәгәндә алынган җәрәхәтләр, контузияләр, имгәнүләр яки авырулар нәтиҗәсендә һәлак булган һәм үлгәннәр истәлеген мәңгеләштерүгә карата кулланырга да тәкъдим ителә.
Моннан тыш, ТР Хәтер китабын алып бару һәм саклау тәртибен раслау мәсьәләләрен җайга салырга тәкъдим итәләр.
Бу өлкәдә яшьләрдә халык тарихына хөрмәт, ил һәм республика өчен горурлык хисләре тәрбияләү, буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклау, Ватанны саклаучыларның батырлыгын пропагандалау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.