Арчада «Яшьлек» театр студиясенең премьерасы булды
Район Мәдәният йортында Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең «Яшьлек» театр студиясе тамашачыларга «Чип-чи чибәр» музыкаль комедиясен тәкъдим итте. Ул татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның 1909 елда язылган «Бүләк өчен» пьесасына нигезләнгән.
«Яшьләрне милли мәдәнияткә тартырга, аларны халкыбызның классик әсәрләре белән таныштырырга тырышабыз. 2024 елда тамашачыларга «Галиябану» музыкаль комедиясен тәкьдим иттек», - дип билгеләп узды көллият директоры Гөлнара Гарипова.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шакирова җитәкчелегендәге студия укучылары сәхнәдә XX йөз башындагы мөхитне төгәл һәм җанлы итеп бирә алды — тамашачылар үзләрен үткәннәргә кайткандай хис итте.
Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Раушан Шәриф. Гаиләдәге ялган, ачкүзлелек һәм кешеләрнең үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуын фаш иткән бу сатирик комедиядә студентлар үзләренең югары актерлык осталыкларын күрсәтте. Һәр роль уйланылган, һәр хәрәкәт җентекләп эшләнгән иде.