«Батырлар. Татарстан Геройлары» финалисты «Ватанны саклаучылар» фонды координаторы булды
Фото: «Ватанны саклаучылар» фонды матбугат хезмәте
Махсус хәрби операция ветераны Владимир Смирнов «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалында социаль координатор вазифасын биләде. Ул Бөгелмә муниципаль район Советында «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы финалына чыгуы нәтиҗәсендә эшли башлады.
Владимир Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Воронеж институтын тәмамлаган, ә аннары җиде елдан артык Казанда җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләгән. 2022 елның июнендә ул үз теләге белән «Ахмат» берләшмәсе составында махсус хәрби операциягә китә.
Туган ягына әйләнеп кайткач, Владимир Ватанга хезмәт итүен дәвам итә. «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы буенча белем алганнан соң ул Бөгелмә районында башка хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә тыныч тормышка кайтырга ярдәм итә.