Ташкентта Каюм Насыйри исемендәге мәдәният-мәгърифәтчелек үзәгендә Тукайны искә алганнар
Ташкент шәһәрендә М.Улугбек исемендәге Милли Университет бинасында Каюм Насыйри исемендәге мәдәният-мәгърифәтчелек үзәгендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан әдәби кичә булып үткән.
Бу хакта «Татар-информ»га кичәнең алып баручысы – Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Ташкентта Каюм Насыйри исемендәге үзәк җитәкчесе, җырчы, «Үзбәкстан» телерадиокомпаниясендә «Бәллүр чишмә» татар радиотапшырулары авторы һәм алып баручысы Рәйхан Маннапова хәбәр итте.
Чара «Татарча диктант» язудан башланган. Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» дигән әсәреннән өзекне укучылар зур кызыксыну белән язган.
Фото: © Рәйхан Маннапованың шәхси архивыннан
Әдәби кичәнең икенче өлешендә шагыйрь иҗатыннан иң күренекле әсәрләр тәкъдим ителгән. «Шигърият аша – тел ачкычына» дип аталган программада курсның җитәкчесе Рәйхан Яхъевна Габдулла Тукайның фаҗигале тормышы һәм бай әдәби мирасы турында сөйләде. Тукайның шигърияте аша тел ачкычына ничек килергә була? Тел ачкычы –ул татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен һәм күңел тирәнлеген аңлау мөмкинлеге. Тукайны укыган кеше татар теленең барлык нечкәлекләрен тоемлый», – дип билгеләп узды Рәйхан Маннапова.
Фото: © Рәйхан Маннапованың шәхси архивыннан
Үзәккә йөрүче укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләгән. Тукайның «Шүрәле» поэмасы белән балалар һәм аларның укытучылары сәнгатьле итеп, рольләргә бүленеп чыгыш ясаган.
«Рәйхан Яхъевна Тукай иҗат иткән «Тәфтиләү» шигыре тарихы турында сөйләп, җырны а капелла итеп башкарды. Программаның ахырында шагыйрьгә багышлап, «Бөек Тукайның әсәрләре буенча» дип аталган видеофильм тәкъдим ителде. Чара Тукайның «Туган тел» гимны белән йомгакланды. Әдәби кичә бик күңелле һәм җанлы үтте», – диде Рәйхан Маннапова.
Ул әдәби кичәне «ТНВ-Планета» корпункты төшергәнен искәртте.
Фото: © Рәйхан Маннапованың шәхси архивыннан