Уфа мэры Ратмир Мәүлиев кулга алынды
Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны кулга алдылар, дип хәбәр итә ТАСС Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Исегезгә төшерәбез, чиновникны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда, ришвәт алуда, шулай ук шәһәр шифаханәләренең берсендә участокны законсыз тартып алуда гаеплиләр.
Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның ноябреннән 2025 елның декабренә кадәр аның күрсәтмәсе буенча коммерция оешмаларыннан иганә итү рәвешендә акча җыю оештырылган. Шуннан соң шәһәр фондларының берсе 31 млн сум тирәсе алган. Аларның бер өлешен Мәүлиевның шәхси һәм хезмәт сәфәрләре өчен автомобиль сатып алуга юнәлткәннәр.
Моннан тыш, Мәүлиев, үз хезмәт вәкаләтләрен кулланып, төзүчедән аңа ришвәт бирергә, ә аннары үз хисабына Уфа шифаханәләренең берсендә участок сатып алырга һәм үзенә рәсмиләштерергә таләп иткән. Шулай ук ул химаячелек өчен төзелеш компанияләренең берсеннән 10 млн ришвәт алган.