Пермьдә «Пермь татарларының традицияләре» темасына багышланган аулак өй узган
Пермь шәһәрендә «Пермь татарларының традицияләре» темасына багышланган аулак өй оештырылган. Очрашу гореф-гадәтләребезнең бүгенге көндә дә мөһим һәм актуаль булып калучы рухи маяк икәнен тагын бер кат исбатлаган. Бу хакта «Чәк-чәк» Пермь татар яшьләре оешмасы хәбәр итә.
Кичәнең мөхтәрәм кунагы – күпкырлы шәхес, язучы һәм журналист Илдар Нурисламов «гореф-гадәт» төшенчәсенең асылы турында сөйләгән. Моннан тыш, кунак татар һәм башкорт телләре арасындагы аермаларны, ике телнең үзенчәлекләрен фәнни һәм этнографик күзлектән, гади һәм аңлаешлы итеп аңлаткан.
Очрашу гадәти лекция форматында узмады. Катнашучылар кайнар чәй табыны янында иркен атмосферада аралашты. Күпләр өчен бу кичә яңа дуслар табу һәм үз тамырларына яңадан кайту мөмкинлеге булды, диелә хәбәрдә.
Илдар Нурисламов белән узган бу очрашу тагын бер кат шуны исбатлады: үз тарихын белгән халык кына киләчәккә горур атлый ала, дип искәртә оештыручылар.