Казан Дәүләт автоинспекциясе: Электросамокат йөртүчеләр нинди кагыйдәләр белергә тиеш?
Быел Казан Дәүләт автоинспекциясенә питбайк һәм мотоцикл йөртүчеләргә зарланучылар ике тапкыр ешрак мөрәҗәгать иткән. Ә сезон исә әле башланып кына килә. Шәһәр юлларында аварияләр саны кимегән, шул ук вакытта һәлак булучылар саны өч тапкырга диярлек арткан. Казан Дәүләт автоинспекциясендә автомобильдә, электросамокатта яки башка шәхси мобильлек чарасында юлга чыкканда нәрсәләрне истә тотарга кирәк икәнлеге турында сөйләштеләр.
«Электросамокатлар һәм велосипедлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре сезоны ачылды»
Казан юлларында аварияләрдә һәлак булучылар саны арткан: былтыр ел башыннан 15 апрельгә кадәр юл һәлакәтләрендә 4 кеше үлгән булса, быел өч ай ярым дәвамында инде 11 кеше һәлак булган. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, аварияләр саны кими, ә һәлак булучылар саныү, киресенчә, арта бара.
Кар эреп бетте, электросамокатлар һәм велосипедлар арендалау сезоны башланды. Казан Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: юл хаталарны кичерми. Шулай ук казанлыларга шәхси мобильлек чаралары катнашындагы юл һәлакәтләренең гадәттә нәрсә аркасында килеп чыгуын искәрттеләр.
«Шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләр еш кына тизлек чикләүләренә буйсынмый, бу башка транспорт чаралары белән бәрелешүгә һәм җәяүлеләрне бәрдерүгә китерә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә тыелган урыннарда калдырып киткән электросамокатлар җәяүлеләргә һәм транспортка комачаулый. Тар тротуарларда мондый транспорт төрләре җәяүлеләр, бигрәк тә балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен куркыныч тудыра. Телефон һәм колакчыннар транспорт белән идарә итүченең игътибарын һәм реакциясен киметә. Моннан тыш, шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләр еш кына юл аша кичүләрдә һәм кешеләр күп җыелган урыннарда җәяүлеләргә юл бирми», – дип сөйләде Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин.
Михаил Савин: «Шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләр еш кына тизлек чикләүләренә буйсынмый, бу башка транспорт чаралары белән бәрелешүгә һәм җәяүлеләрне бәрдерүгә китерә»
Фото: © Дмитрий Шатров, «Татар-информ»
Күптән түгел «Татар-информ» электровелосипедта курьер булып эшләгән чит ил гражданы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте турында язды.
«Әмәт магистрале буйлап хәрәкәт итүче VOYAH FREE автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган һәм бер полосадан икенчесенә күчкәндә транспорт чарасына юл бирмәгән 21 яшьлек курьерны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчене төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә алып киткәннәр», – дип сөйләде Михаил Савин.
Хәзерге вакытта курьер реанимациядә, аның хәле авыр дип бәяләнә.
Михаил Савин юл хәрәкәтенең барлык катнашучыларын юлларда игътибарлы булырга һәм фаҗигаләр китереп чыгармау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды. Күптән түгел Казанда кроссовер йөртүче хатын-кыз мотоциклчыны бәрдерде.
«Mazda CX-5 автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз Зорге урамы ягыннан Җиңү проспекты буйлап хәрәкәт иткәндә кагыйдә бозган һәм уңга борылыр алдыннан иң кырыйдагы полосага чыкмаган. Шул мизгелдә ул зур тизлектә баручы мотоцикл белән бәрелешкән. Мотоцикл Land Cruiser автомобиленә барып бәрелгән. Мотоциклчыны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр», – дип сөйләде Михаил Савин.
Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы сүзләренчә, узган тәүлектә 385 транспорт йөртүче һәм 86 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аларның 40ы иминлек каешын эләктермәгән, 32се җәяүлеләргә юл бирмәгән, җидесе балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган.
Алты кеше автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган.
«Тавышланучы питбайкчылар турында Дәүләт автоинспекциясенә хәбәр итәргә мөмкин»
Михаил Савин 9 апрельдә Серов урамында булган юл-транспорт һәлакәтенең видеосын күрсәтте: ир-ат электровелосипедта каршы як полосадан барган һәм җәяүле хатын-кызны бәрдергән.
«Җәяүле йөгереп чыга, электровелосипед йөртүчесе аны бәрдерә, ә светофорда бу вакытта яшел ут яна. Нәтиҗәдә җәяүле хатын-кызның аягы сына. Электровелосипед йөртүчесе аның өчен кызыл ут янганын күрә, әмма туктап тормый. Аның өчен кызыл ут янганда туктап тормыйча гына китеп бару – нормаль хәл. Шәхси мобильлек чарасы белән идарә итүче, аягы сынган җәяүлене калдырып, юл-транспорт һәлакәте урыныннан китеп бара», – дип сөйләде Михаил Савин.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, мондый очраклар еш булып тора. Ведомство шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләргә мәҗбүри кагыйдәләр турында искәртте:
- Шәхси мобильлек чаралары белән идарә итүчеләр җәяүлеләргә юл бирергә тиеш (бигрәк тә тар тротуарларда һәм кешеләр күп җыелган урыннарда). Казанда җәяүлеләр һәм юл хәрәкәтенең башка катнашучылары өчен куркынычны киметү өчен тарихи урыннарда һәм җәяүлеләр зоналарында шәхси мобильлек чараларында йөрү чикләнгән.
- Шәхси мобильлек чаралары белән идарә итүчеләр парковка кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Узган елда тиеш булмаган урыннарда калдырып кителгән йөзләгән самокатны эвакуацияләгәннәр. Мондый транспорт чараларын махсус юл тамгалары белән билгеләнгән зоналарда гына куеп калдырырга рөхсәт ителә.
- Саклагыч экипировка куллану мәҗбүри. Шәхси мобильлек чараларында хәрәкәт итүчеләргә шлем кияргә һәм яктылыкны кайтаручы элементлар кулланырга киңәш ителә, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында. Пассажирлар, бигрәк тә балалар утыртып йөрү һәм зур үлчәмле йөкләр ташу катгый рәвештә тыела.
- Тизлек чикләүләре турында истә тотарга кирәк. Казанның берничә зонасында шәхси мобильлек чараларының тизлеге сәгатенә 10–15 чакрымга кадәр чикләнгән.
Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы мотоцикл һәм питбайкта йөрүче үсмерләр турында аерым искәртте.
Быел казанлылар тавышланучы питбайк һәм мотоцикл йөртүчеләргә ике тапкыр ешрак зарланган
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
«Мотоциклда йөрүче үсмерләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәми, тавышлана һәм хәрәкәтнең башка катнашучыларына комачаулый. Узган елда безгә бу хакта 15 хәбәр килде, быел исә шул ук чорда инде 43 очрак теркәлде», – дип аңлатты Михаил Савин.
Тавышланучы питбайкчылар турында Дәүләт автоинспекциясенә infogaikazan@yandex.ru электрон почтасы аша яки (843) 533-38-20 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин. Мөрәҗәгатьтә тәртип бозу очрагы ачыкланган вакытны, урынны, адресны, питбайкның төсен, мөмкин булса моделен һәм питбайкчы үсмерләр ничә кеше булуын хәбәр итәргә кирәк.
Дмитрий Шатров, «Татар-информ»