Татарстанда 10 килограмм синтетик алып барган наркокурьерны тотканнар
Татарстанда синтетик наркотикларның зур партиясен алып барган ир-атны тотканнар, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
48 яшьлек ир-ат «Лада» автомобилендә Татарстанның Питрәч районында М-7 трассасы буйлап хәрәкәт иткән. Юл-патруль хезмәте инспекторлары яныннан узып барганда, инспекторлар машина йөртүченең иминлек каешын эләктермәвен күреп, аны туктаткан. Әңгәмә вакытында ир-ат үзен шикле тоткан һәм инспекторлар машинаны тикшерергә ниятләгән.
Машинаның арткы утыргычындагы юл сумкасында ак төстәге матдә салынган 10 төргәк тапканнар. Соңрак аның метадон булуы ачыкланган. Әлеге матдәләрнең гомуми авырлыгы 10 килограмм тәшкил иткән.
Тоткарланган ир-ат белдергәнчә, быелның гыйнварында танышы аңа наркотиклар ташу белән бәйле эш тәкъдим иткән. Бу инде аның өченче рейсы - ул партияне Тоснодан Новосибирскига илтергә тиеш булган. Ул наркотикларны Луг шәһәре янындагы урманда яшерен урыннан алган.
Җинаять эше кузгатылган, ир-атны хөкем итәчәкләр.