Тукай - безнең батмый торган көймәбез: шагыйрь кабере янында яңгыраган фикерләр
Бүген Татарстан җәмәгатьчелеге Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның каберен зиярәт кылды. Шагыйрьнең бакыйлыкка күчүенә 113 ел тулу уңаеннан оештырылган искә алу мәрасимендә язучылар, галимнәр, дин әһелләре һәм Тукай иҗатын сөючеләр катнашты. Алар бөек әдипнең каберенә чәчәкләр салды һәм аның рухына дога кылды.
«Без катлаулы заманда яшибез, Тукай яшәгән заман да җиңел булмаган»
Искә алу мәрасимен Татарстанның халык язучысы Зиннур Мансуров ачып җибәрде һәм алып барды. Үзенең чыгышында ул Тукай яшәгән чор белән бүгенге заман арасындагы охшашлыкларны билгеләп үтте.
«Без катлаулы заманда яшибез. Кешелек дөньясы китап, мәгърифәт, яктылык ягына авыша алмыйча интегә, үсүгә бармый кебек тоела, дөньяда сугышлар һаман тынмый. Әмма Тукай яшәгән заман да җиңел булмаган. Шул авыр заманда шагыйребез үз җилкәсенә искиткеч зур һәм мөкаддәс бурыч – милләт хадиме булу җаваплылыгын алган», –диде ул.
Зиннур Мансуров Тукайның иҗади активлыгына да тукталды. «Җаектан Казанга күченеп килгәч, ул нибары 7 ел иҗат иткән. Шушы кыска вакыт эчендә ниләр генә кылмаган. Үзенең язмаларында татар тормышын, яшәешен бөтен яктан яктырткан. Бала тәрбияләү мәсьәләләренә дә кагылган, яшьләргә нәсыйхәтен дә әйткән, сәясәткә дә килеп тыгылган, безнең халык иҗатын да өйрәнгән, мәктәпләребез өчен дәреслекләр, хрестоматияләр язган. Тукайның кагылмаган өлкәсе юк. 409 шигырь һәм поэма, 350 мәкалә, фельетон, памфлет иҗат иткән һәм балаларыбызга 150 әсәр язып калдырган», – дип ассызыклады ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай ук Зиннур Мансуров Тукайга совет заманында тагылган «атеист» ярлыгының нигезсез булуын, шагыйрьнең Коръәнне һәм Ислам динен бик яхшы белгәнен, бары тик кайбер дин әһелләренең җитешсезлекләрен генә тәнкыйтьләвен билгеләп үтте.
«Тукайның туган йортын да белмибез. Нинди халык без?!»
«Безнең мирас» һәм «Мәдәни җомга» басмаларының баш мөхәррире Ләбиб Лерон Гомәр Бәшировның көндәлекләрендә Тукай турындагы фикерләре белән таныштырды. «Без Тукайдан ераклашкан саен Тукайга якынаябыз», – дип әйткән идем мин бер 10 еллар элек. Ләкин мин бүген инде, кайбер мәсьәләдә Тукайдан ерагаябыз да, дип әйтәм. 1938 елда, Тукайга багышланган бик әйбәт чарадан соң, Гомәр Бәширов: «Яшә, Тукай, шатлан, Тукай», – дип яза. Ләкин бер ел үтүгә көндәлегендә: «Әле ярый Тукай үлеп котылгансың», – ди», – дип искә алды ул.
Шулай ук язучы Гомәр Бәширов белән 1943 елда булган вакыйгаларны да сөйләде. «1943 елда Әтнә якларыннан кайтышлый алар Кушлавыч авылына керәләр. Шунда халыктан: «Кайда монда Тукай туган йорт?» – дип сорыйлар. Авыл халкы: «Без белмибез, Тукайның шигырьләрен дә укыганыбыз юк», – дип әйтәләр. Шуннан соң Гомәр Бәширов әрнеп: «Тукайның туган йортын да белмибез. Нинди халык без?!» – ди. Чыннан да, кайвакыт: «Нинди халык без?» - дип әйтәсе килә», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Тукайның 80 еллыгын үткәргәндә, оештыручылар акча юклыкка сылтыйлар. Хәтта Сәйфи Кудаш, Гафур Колахмәтов кебек зур шагыйрьләрне дә чарага көчкә чакыралар. Шул вакытта Гомәр абый, Тукайның ел саен басылып чыккан күпсанлы томнарыннан килгән керемгә генә дә аның юбилеен инде ничә еллар буе шаулатып үткәреп булачагын искәртеп язган. Тагын 10 елдан Тукайның 150 еллык юбилее була. Шушы юбилеен дөньякүләм шаулатып үткәрербез дигән өметтә торам. Тукай – ул телсезлек, телебез бетәргә җиткән кахәрләнгән вакытларда безнең батмый торган көймәбез», – дип йомгаклады ул.
Тукайны «татар Пушкины» дип атау дөрес түгел
Күренекле татар язучысы, драматург, публицист Рабит Батулла Тукайны башка милләт классиклары белән чагыштыруга каршы чыкты. Аның фикеренчә, Тукайны «татар Пушкины» дип атау дөрес түгел, чөнки һәрберсе үз биеклегендә.
«Пушкин патшалар белән сугышкан, ләкин аны төрмәгә утыртмаганнар, халкын кимсетмәгәннәр. Ә Тукай кимсетелгән халык арасында яшәп бөек булган. Шулай ук Гаяз Исхакый да төрмәдән төрмәгә күчеп йөри, халык кайгысын кайгырта, гаиләсе белән кушыла алмыйча йөри. Менә аларның бөеклеге кайда. Бәлки әле ниндидер күләмдә алар биегрәктер дә», – диде аксакал.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Милләтебезнең язмышы киеренке хәлдә, ә җитәкчеләребез гафләт йокысында»
Филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов Тукайның чирек гасырлык гомерендә башкарган эшләрен Аллаһы Тәгаләнең татар халкына биргән бүләге дип атады. Галим Тукайның чит илләрдә дә иң мөхтәрәм шәхес булуын, татар кайда гына яшәсә дә, аны үз милләтенең чагылышы итеп күрүен әйтте.
Шул ук вакытта профессор бүгенге тел һәм мәгариф мәсьәләләренә карата җитәкчеләрнең һәм җәмәгатьчелекнең ваемсызлыгын катгый тәнкыйтьләде.
«Тукай туган телләрне, милләтне зурлаган, ә без хәзер нәрсә эшлибез? Без туган телне өйрәнергә, укучыларыбызга тапшырырга дип йөрибез, ләкин, чынлыкта, без бер әйбер дә эшләмибез юньләп. Һәм җитәкчеләребез дә бу мәсьәләдә гафләт йокысында. Милләтебезнең язмышы, аның теле, мәгарифе шул тиклем киеренке хәлдә. Безнең үзебезгә дә гафләт йокысыннан уянып, Тукайның максатын барыбызга да үзебезнең максат итеп куярга кирәк», – дип белдерде Хатыйп Миңнегулов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Тукай – иң беренче чиратта дин әһеле»
«Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин үз шәкертләре белән шагыйрь рухына дога кылды. Ул Тукайның иң беренче чиратта дин әһеле һәм мәгърифәтче булуын искә төшерде. Шагыйрьнең Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин һәм Каюм Насыйри кебек галимнәрнең эшләрен дәвам итүен һәм аларны зурлавын ассызыклады.
Мәрасимдә шулай ук Татарстанның халык шагыйрьләре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Рәдиф Гаташ, Газинур Морат, Милли музейның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов үз фикерләре белән уртаклашты. Тәрҗемәче Фатих Кутлу кызы Гайшә белән Тукайның «Иртә» шигырен татар һәм төрек телләрендә башкарды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов