Алексей Песошин: Хезмәт базарында киеренкелек саклана
Татарстанда хезмәт базарында киеренкелек саклана. Вакансияләр булса да, барлык тармакларда диярлек кадрлар дефициты бар.
Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Хөкүмәтнең 2025 елгы эшчәнлеге турында хисап докладында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
Ул кредитлар буенча бурычлар һәм предприятие, оешмаларның бурычлары артуын, керем кимүе чыгымнар артуына да китерүен билгеләп узды. «Аеруча зур чыгымнар автотранспорт чаралары производствосы, күпләп һәм берәмләп сәүдә, азык-төлек продуктларын җитештерү, транспортировка һәм саклау тармакларында. Кайбер тармакларда финанс тотрыклылыгына куркыныч янаганын күзәтәбез, бу эшсезлек, түли алмау, салым бурычлары арту, хезмәт хаклары вакытында түләнмәвенә китерергә мөмкин», – диде Премьер-министр.
Аның сүзләренчә, бу – республиканың консолидацияләнгән бюджетының керем өлеше үтәлешендә чагылыш табарга мөмкин.
Алексей Песошин тармакларның нәтиҗәлелеген арттыру, югары технологияле продукция күләмнәрен арттыру буенча системалы чаралар кирәклеген билгеләп узды. «Һәр өлкәдә тармак министрлыкларына, предприятие милекчеләре белән берлектә, ресурсларның нәтиҗәле кулланышының өзлексез чылбырын төзергә кирәк», – дип белдерде Хөкүмәт башлыгы.
Ул оешмаларда, предприятиеләрдә тоткарлыкларны киметү, бөтен тармакларда производтво үсешен тәэмин итәрлек проектларга ярдәм чаралары кирәклеген әйтте.