Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда узачак Бөтендөнья «Туган тел» җыенының программасы билгеле

Казанда 15-17 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Туган тел» җыенының программасы билгеле. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Җыен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла. Быел җыенга 800дән артык катнашучы җыелачак. Алар арасында Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары бар.

Җыенның программасы:

15 апрель (чәршәмбе)

Җыен «Корстон» кунакханәсендә катнашучыларны теркәү белән ачылачак. Делегатлар бөек татар шагыйрьләре Г.Тукай һәм М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салачаклар, шулай ук программа буенча Г. Тукай һәм М. Җәлил музейлары буйлап экскурсия планлаштырыла.

ТР Фәннәр Академиясендә җыенны ачу тантанасы булачак, биредә Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинар планлаштырылган.

«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында делегатлар «Татарча диктант» акциясендә катнашачак.

16 апрель (пәнҗешәмбе)

«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданы ябу тантанасы узачак.

Программа буенча дискуссион – методик мәйданчыклар эше планлаштырыла.

Кич делегатларны мәдәни программа көтә.

17 апрель (җомга)

Дөньякүләм «Туган тел» җыенының төп вакыйгасы булып пленар утырыш булачак. Утырыш алдыннан кунаклар «Татар телен өйрәнүдә инновацион проектлар һәм алымнар» күргәзмәсе белән таныша алачаклар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus