Казанда 800дән артык татар теле мөгаллиме дөньякүләм «Туган тел» җыенына җыелачак
15-17 апрель көннәрендә Казанда дөньякүләм «Туган тел» җыены узачак. Чарада 800дән артык кешенең катнашуы көтелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров матбугат очрашуында хәбәр итте.
Җыен Татарстан Республикасында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе булып тора. Быелгы форумда Россиянең 28 төбәгеннән һәм Татарстанның мәгариф оешмаларыннан 800дән артык вәкил катнашачак. Алар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, дини уку йортлары мөгаллимнәре, шулай ук Каюм Насыйри үзәкләре җитәкчеләре бар. Моннан тыш, Азәрбайҗан, Төркия, Кыргызстан һәм Казахстан кебек чит илләрдән дә кунаклар көтелә.
Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы карары белән 2026 ел татар дөньясында Тукай елы дип игълан ителде. Шуңа күрә җыенның программасы бөек шагыйрьнең 140 еллыгына багышланган чаралар белән тыгыз үрелгән.
Җыен тантаналы рәвештә 15 апрель көнне Габдулла Тукай скверындагы, Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәлләренә һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Аннан соң делегатларны КФУда урнашкан «Белем» мәгариф музеена, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай музейларына алып барачаклар. Тантаналы ачылыш Татарстан Фәннәр академиясендә узачак, шунда ук Тукайның 140 еллыгына багышланган фәнни-методик семинар оештырыла. Шулай ук «Татарча диктант» та оештырылачак.
«Безнең «Татарча диктант» акциясе 24, 25, 26 апрель көннәрендә узачак. Ләкин без җыенда катнашучыларны да «Татарча диктант» яздыруда катнаштырабыз, чөнки төбәкләрдә һәм чит илләрдә әлеге эшне татар теле һәм әдәбияты укытучылары башкара. Без аларга текстларның ничек сайлануы, аны яздыру моделе, шушы эшчәнлекне алып бару, эшне оештыру мәсьәләләрен аңлатачакбыз», – диде Данис Шакиров.
16 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узачак, һәм 8 дискуссион-методик мәйданчык эшләячәк. Биредә милли мохит булдыру, инновацион проектлар һәм милли мәктәп турында сүз барачак. «Без оештырган мәйданчык дискуссион-методик дип атала. Иң беренче чиратта монда һәрбер килгән укытучыга татар телен укытудагы яңа алымнарны бирү кирәк», – дип аңлатты комитет җитәкчесе. Көн ахырында «Адымнар» мәктәбендә укытучылар һәм мәктәп коллективы көче белән куелган «Аршин мал алан» спектакле күрсәтеләчәк.
Соңгы көнне «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында җыенның пленар утырышы узачак. Анда 900гә якын кеше катнашуы һәм татар телен өйрәнү буенча инновацион проектлар күргәзмәсе оештырылуы көтелә.
- Беренче тапкыр «Туган тел» җыены 2023 елда узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.