Бәхәсләшеп машинаны суга батырганнар
Ике ир-ат “Лада-Приора” машинасын боз күтәрә алачакмы дип бәхәскә керә.
Машина ир-атларның берсенеке була. Тикшереп карау өчен бу икәү машинаны Зеленоград шәһәрендәге Михайловский буасы буенча җибәрә. Берничә метр ара узгач, машина су төбенә китә. Бәхәсләшүчеләр бу хәлне ерактан күзәтеп тора.
http://www.almet-rt.ru/tt/hbrl/item/12270