Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тарифлар буенча комитет 2025 елның июленнән тарифларга бәя арту сәбәбен аңлатты

Татарстанда 2025 елның 1 июленнән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар үзгәрәчәк. Яңа тарифлар белән исәпләнгән түләү документларын халык 2025 елның августында июль ае өчен алачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов әйтте.

«Тарифларның еллык индексациясе илнең бөтен төбәкләрендә дә була. Тарифлар үсешенең төп факторлары – энергетика ресурсларына бәя арту (газ – 2025 елның 1 июленнән 21,3 процентка, электроэнергия – 11,6 процентка), шулай ук федераль дәрәҗәдә кабул ителгән икътисадның бюджеттан тыш секторында хезмәт өчен түләүнең минималь күләменең артуы (тармак буенча уртача хезмәт хакы - 68 мең сум), яңа объектларны эксплуатацияләү чыгымнарын исәпкә алу. Кулланучылар бәяләре индексының артуы (елына уртача 5,8 процент)», – дип аңлатты ул.

2025 елның 1 гыйнварыннан тарифлар шул килеш кала. Тарифлар бары тик 1 июльдән генә үзгәрәчәк. Яңа тарифар белән исәпләнгән түләү документларын Татарстан халкы 2025 елның августында июль ае өчен алачак.

Һәр төбәк өчен төбәк шартларын һәм үзенчәлекләре исәпкә алынган үз индексы билгеләнгән. Татарстан өчен 2025 елның 1 июленнән уртача индекс 17,5 процент дәрәҗәсендә расланган. 2025 елның 1 июленнән рөхсәт ителгән сан 4,8 процентны тәшкил итәчәк, аны аерым муниципаль берәмлекләрдә кулланырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus