Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чистай районы авылларында яшәүче өлкәннәрне шәһәргә медицина тикшерүенә бушлай илтәләр

Чистайның «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең махсуслаштырылган автомобилендә билгеләнгән график буенча Чистай үзәк район дәваханәсенә диспансеризация һәм профилактик тикшерү уздыру өчен өлкәннәрне китерәләр. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» газетасы яза.

Бу эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 2019 елның сентябреннән алып барыла.

Фото: © «Чистай хәбәрләре» газетасы

«Проект өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм ерак авылларда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның шул яшьтә дә актив булуларына юнәлдерелгән, хәзер алар тиешле медицина тикшерүләрен һәм скринингларны вакытында уза алалар. Өлкәннәрне ташу авыл җирлекләре фельдшерлары һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә оештырыла», – дип сөйләде өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Альбина Әхмәтшина.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, медицина тикшерүе узарга тиешле кешеләргә кузгалып китү урыны, вакыты һәм датасы турында вакытында хәбәр итәләр.

«Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә билгеләп үтүләренчә, бу илкүләм проектта катнашучы әби-бабайлар күрсәтелгән игътибардан канәгать һәм илтеп җиткерүне оештыручыларга һәм медицина учреждениеләренә рәхмәтләрен белдерә.

Бу елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, өлкән яшьтәге 599 авыл кешесе шәһәрнең медицина учреждениеләрендә булган инде, аларның 116сы инвалид төркеменә ия. Агымдагы елда авыл җирендә яшәүче 1200гә якын граждан җәлеп ителер дип көтелә. Район авылларында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең гомуми саны 3132 кеше тәшкил итә, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus