Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илшат Әминов: Хәзерге тормыш журналистлар кулында

ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов хәзерге тормышның журналистлар кулында булуын әйтте. «Вакыйга без язгач, сөйләгәч кенә булган дип исәпләнә», – диде ул журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXVII республика конкурсына йомгак ясау бәйрәмендә.

Илшат Әминов хезмәттәшләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм иҗади кешеләр өчен аларның талантларын тану бик мөһим булуын әйтте.

«Монда мин талантлы, иҗади хезмәттәшләремне күрүемә бик шат. Иҗади кеше өчен аны бәяләү, аның талантына хөрмәт күрсәтү һәрвакыт мөһим. Әгәр үткән тарихчылар, киләчәк футурологлар һәм фантастлар кулында булса, хәзер тормыш – журналистлар кулында», — дип белдерде ул.

Быел конкурска 12 номинация буенча 1,5 меңнән артык эш килгән. Җиңүчеләрнең һәрберсе 50 мең сум күләмендә премия алды. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бәйгенең мәгънәсе гаризалар санында булмавын әйтте.

«Бүген без көн буе чаралар үткәрдек, аралаштык, тәнкыйть тә, мактау да яңгырады, ә хәзер «Бәллүр каләм» конкурсына йомгак ясыйбыз. Шунысын да әйтергә кирәк, ел саен эш үзгәрә. Журналистикада үзгәрешләр артыннан өлгерергә һәм барысын да вакытында үзгәртеп корырга кирәк. Конкурсның мәгънәсе дә шунда», — дип билгеләп үтте Сәлимгәрәев.

  • «Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчеләре билгеле
  • «Бәллүр каләм» журналистлар бәйгесендә Гран-прига ия булучы билгеле

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus