"Сәяси тоткыннарны яклау. Мемориал" проекты Башкортстаннан 39 яшьлек Фәрит Харисов, 35 яшьлек Тимур Хәбибуллин һәм 28 яшьлек Радик Талиповны сәяси тоткын дип таныды. Әлеге өч мөселман Русиядә тыелган "Хиз бут-Тәхрир" оешмасы белән бәйле булуда гаепләнә. Бүгенге көндә алар мәхкәмә каршына басты.