Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсендә өстәл теннисы ярышлары узды

Балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге   1999-2002 елгы,  2003 елгы һәм яшьрәк кызлар, малайлар арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында өстәл теннисы ярышлары үткәрде.

Ярышка барлыгы 16 мәктәптән, 77  укучы килгән иде. Балалар белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгендә  тәрбияләнүчеләр спортның бу төрендә иң көчле булуларын күрсәттеләр. 1999-2002 елгы үсмерләр  арасында пьедесталның өч баскычына алар күтәрелде.  Эмиль Сафин–беренче,  Рәсим Җаббаров–икенче, Илья Решетилов–өченче  урынны алдылар. Бу яшь категориясендә кызлар арасында да ДООПЦ спортчылары өстенлек итте. Ксения Пузырькова–беренче, Ризәлә Хәлилова өченче урыннарны яуладылар. Икенче урында  Ямаштан Илүзә Низамова калды. 
 
2003 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында Инсаф Агзямов (Күгәрчен)-беренче, Илья Решетилов (гимназия №1)–икенче, Айнур Ахмадиев (Күгәрчен)–өченче  урыннарны алдылар. Бу яшь категориясендәге кызлар арасында Ризәлә Халилова (ДООПЦ)-беренче, Әдилә Нуретдинова (Ямаш) икенче, Миләүшә Хөснетдинова  (Олы Кульга) –өченче урынны алдылар. 
 
Командалар арасында балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге   теннисчыларына тиңнәр булмады. Күгәрчен мәктәбе командасы икенче урынга чыкты. Ямаш мәктәбе командасы  өченче урында калды.
 
Җиңүчеләребезгә Мактау грамоталары, медальләр, иганәчебез Марина Гурянычева әзерләгән бүләкләр тапшырылды. 
 
Гөлүсә Хәлилова.
 
Фото: http://www.livekuban.ru/files/u18567/attachs/2011-09/__51992.jpg

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus