Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә үлгән егет турында тулырак мәгълүмат

Фаҗига 19 октябрь кичендә булды. "Нефтяник" хоккей клубының балалар спорт мәктәбе шәкерте, "Нефтяник-2001" командасының капитаны һәм иң яхшы уенчыларыннан берсе булган Вадим Веселковның гомере өзелде.
Ул көнне үсмерләрнең күнегүләре булмый. шуннан файдаланып, күрәмсең, егетләр кинотеатрга барырга була. шуннан кайтып килешли Вадим аңын югалтып егыла, тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә булыша алмый. Соңрак Вадимның ниндидер балоннан газ иснәве, иптәшләренең аңа кисәтү ясаулары һәм аның качып китәргә маташканда егылуы хакында хәбәр ителә.
 
 Хоккей клубының рәсми сайтында бастырылган кайгынамәдә үсмернең әлегә ачыкланмаган газ белән агулануы хакында гына әйтелә. шунысы мәгълүм: 10 октябрьдә "Нефтяник-2001" командасы уенчылары, шул исәптән Вадим да, ел саен кабатлана торган медицина тикшеренүе уза. Әлеге чара үсмернең тулысынча сәламәт булуын ачыклаган.
 
 – Безнең спорт мәктәбендә 2013 елдан бирле шөгыльләнүче Вадим хакында уңай фикерләр генә җиткерә алабыз, – дигән спорт мәктәбе директоры Владислав Бабанов. – Аңа карата берәүнең дә начар сүз әйткәнен хәтерләмим. Язмыш аның үзен дә кыерсытты. Биш яшендә әнисез калып, әби-бабасы карамагында тәрбияләнде. Хоккей аның өчен төп яшәү мәгънәсе иде. Үлеменең сәбәбеме?.. Бу хәзерге заманның бәласы. Интернет, кирәгеннән артык кайчак яшьләр өчен кирәк тә булмаган күп мәгълүмат... Бу яшьтә баш андый тискәре әйбер белән көрәшә алмаска да мөмкин. Гәрчә, безнең тарафтан сәламәт яшәү рәвеше һәрчак алга сөрелсә дә.
 
 
– Вадим югары максатлар куеп шөгыльләнде, – ди команда тренеры Вячеслав Романов. – Кимендә "Нефтяник" командасына эләгү турында хыялланды. Баскычлар буйлап атлап, НХЛга барып җитәргә теләде...
 
 "Интертат"тан алынды

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus