Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Үз хокукларынңы белү кирәк

“Азык-төлек кибетенә кердем дә акция буенча сок алырга уйладым. Әмма кассага килеп җиткәч, әлеге сокның ташламалы бәядән түгел, гадәти бәядән сатылуын белдем. Кибетче-кассир штрих-код буенча караганда аның ташламалы бәядән күрсәтелмәвен аңлатты. Нәтиҗәдә сокны читкә алып куйдык, ләкин шунда ук икенче проблема килеп туды, кассирның эре акчаны ваклап, калганын кайтарырга вак акчасы юк. Ул миннән эре купюраны ваклатып килүне сорый. Бу мәсьәләне сатучы үзе хәл итәргә тиеш түгелмени? Нишләп кибеттән нәрсәдер сатып алу шундый озакка сузылган проблемага әйләнергә тиеш?” Менә шушындый сорау белән бер сатып алучы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Кызганыч, сәүдә нокталарында әлеге хәлләр еш күзәтелә. Кибеттә товарга куелган бәя, компьютердагысы белән тәңгәл килми. Бу очракта кибет администраторын чакыртырга кирәк һәм, мөмкин булса, товарга куелган бәяне фотога төшереп алу яхшы. Мөгаен, аңлаша башлагач, сезгә яңа товар партиясе кайтуын, шул сәбәпле товардагы бәяне үзгәртергә өлгермәүләрен, ә кассада аның компьютер челтәре Аша баштан ук кертелеп куюын әйтерләр. Монда бернинди начар ният булмаса да, кибеттә хезмәт күрсәтүчеләрнең эшләренә җитәрлек игътибар бирмәүләре ( халатность) ярылып ята. РФ “Кулланучылар хокукын яклау” Законының 10 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә сатучы кибеттәге товарлар турында сатучыга дөрес мәгълүмат җиткереп, товарны сайлап алу мөмкинлеге тудырырга тиеш.

Ә сатучы кибеттә хезмәт күрсәтү барышында сатучыга һәрвакыт акча кайтару ихтималын алдан кайгыртып, моны хәл итәргә тиеш. Россия Федерациясе Финанс министрлыгының 1993 ел 30 августындагы 104нче хаты буенча контроль-касса аппаратлары белән эш иткәндә сатучы, сатып алучыга сдача кайтарырлык вак акчаларны алдан кайгыртырга тиеш. Ә сатучыларга эшләү уңайлыкларын кибет җитәкчелеге тудыра, шуңа да бу мәсьәләдә төп  җаваплы зат - җитәкчелек. Моңа өстәп, Россия хөкүмәтенең “Ваклап сату буенча эшләүче сәүдә предприятиеләре эш тәртибе турында”  1994 елның 17 мартында юлланган хатында сдачага башка товар тәкъдим итү тыелуы, сатучыдан акчаны үзенә ваклаттыру таләп ителергә тиш түгеллеге әйтелә.  

Шуңа да югарыда килеп туган хәлләр белән очрашучылар урыннарда мәсьәлә уңай хәл ителмәгәндә, кулланучылар хокукын яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итә алалар. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus