Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

"Алабуга"да "3М Волга" заводы ачылды (ФОТО)

Ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 Бүген "Алабуга" махсус икътисади зона территориясендә "3М Волга" коррозиягә каршы сыек капламалар заводы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, "ЗМ Россия" заводы генераль директоры Роберт Николс, "ЗМ Волга" заводы генераль директоры Евгений Мараховский, Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев,"Газпром" вәкилләре катнашты.


– Дөньяның әйдәп баручы компаниясе безнең махсус икътисади зона территориясен сайлавы бик күңелле күренеш, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты җыелучыларга. - Проект тормышка ашты дия алабыз. Бүген без импортны алмаштыру турында күп сөйлибез һәм биредә җитештереләчәк продукт бик кирәкле һәм газ сәнәгате, нефть химиясе, нефть эшкәртү, төзелеш тармагы өчен бик тә мөһим. Биредә чыгачак продукциягә ихтыяҗ зур. Компания биредә үзенең башка юнәлешләрен дә үстерер дип уйлыйм.

"ЗМ Россия" заводы генераль директоры Роберт Николс җитештерү мәйданчыкларын киңәйтү белән бәйле планнарын уртаклашып, Татарстандагы завод мәйданы Волоколамскидагы заводка караганда, куәтләрне бер ярым тапкыр күбрәк урнаштырырлык итеп сайланганны билгеләп үтте. "Без алдагы елларда җитештерүне арттырырга ниятлибез", - дип белдерде Роберт Николс. Аның сүзләренчә, скотч җитештерү буенча линия ачу мөмкинлеге карала.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә бүген 45 резидент уңышлы эшләп килә, тагын күп кенә проектлар эшләнү стадиясендә. Көнбатыш санкцияләре аркасында беркадәр  катлаулылык килеп туа, диде Рөстәм Миңнеханов, шуңа да карамастан Америка һәм Төркия компанияләре Россия базары белән кызыксынуларын дәвам итәләр.

– Бизнес бүген Россиягә әзер товар белән керү уңышлы түгел икәнне аңлый, аны монда җитештерергә кирәк. Ул арзанрак та, уңайлырак та булачак. Без исә үз чиратыбызда уңайлы климат, ташламалы салым режимы тудырабыз, белгечләр әзерлибез – болар бар да безнең Көнбатыш партнёрларыбыз үз җитештерүләрен монда ачсыннар өчен нигез булып тора, - диде Татарстан Президенты.

Бүгенге көндә завод өчен төп чимал җибәрүчеләр - чит ил компанияләре, әмма алдагы өч елда чимал белән тәэмин итүчеләрнең 50 проценты Россия компанияләре булыр дип ниятләнә. Завод продукциясе РФта һәм БДБ илләрендә сатылачак. Торба үткәргечләрне ремонтлау өчен коррзиягә каршы капламалар җитештерү буенча бүген эшләтеп җибәрелгән линиянең куәте бер елга 2,5 млн литр тәшкил итәчәк. Бу ил базары ихтыяҗын тулысынча каплый. Заводны 2 ел төзегәннәр, инвестицияләр күләме 922 млн сум тәшкил итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus