Әлмәттә суыта - калын киенеп йөрегез
Бүген-иртәгә безне салкын һава торышы көтә. Әмма явым-төшем булмаячак.
Көндез һава тиз җылыначак, ә менә кичкә таба суыта – 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә –1 градус. Кайбер урыннарда бозлавык булу ихтимал. Шуңа да калын киенеп йөрегез, юлларда сак булыгыз!