Зәйдән хәрби хезмәткә көзен беренче биш егет китә
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш барышында Зәй хәрби комиссариаты беренче төркем егетләрне ил иминлеген саклауга озатырга җыена. Россия Кораллы Көчләре сафларына бу чакырылышта беренче биш егет 24 октябрьдә алыначак. Аннан соң хезмәткә озату көннәре 26 һәм 28 октябрьгә билгеләнгән. Зәйлеләрнең Ватан сагына намуслы өлеш кертүләрен телибез.