Кабак эчләрендә – балык
Икегә кисеп ярылган кабакны төшләреннән аралап, каты кабыгыннан йомшагын (мякоть) алырга.
Алардан эче буш ике кабак яртысы барлыкка килер. Шуларга чистартып кисәкләргә бүленгән балыкны салырга. Ике ярты кабак тышын бергә тоташтырып яки бер-берсенә каплап, савытка салып, 1,5-2 сәгатькә духовкага куярга. Пешеп чыккач, табынга бирер алдыннан, тәменә карап тоз салып, атланмай белән тәмләтергә мөмкин.