Интернетта сак бул, юкса 1 млн сумың оча
Интернетта экстремистик характердагы материаллар тараткан өчен штраф күләме гаять зур – 100 меңнән алып 1 млн сумга кадәр.
Әйтик, быел гына да Чаллыда 30 кешене прокурор карарлары буенча административ җавапка тартканнар. Димәк, аларга кесәләреннән шактый гына зур сумма чыгарып салырга туры килгән.