Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аксубай газетасы редакциясендә «Без – Туфан варислары» бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде

Аксубай редакциясендә «Без – Туфан варислары» иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ул элеккеге мөхәррир Роза Хәбибуллина истәлегенә оештырылган һәм икенче ел рәттән үткәрелә.

Ул 35 ел гомерен газета эшенә багышлады һәм Иске Кармәт авылында танылган татар язучысы һәм шагыйре Хәсән Туфанның музей-йортын булдыруда катнашучы-башлап йөрүче булды. Роза Хәбибуллина аның исеме мәңгеләштерелсен, ә аның иҗади мирасы һәр укучыга таныш булсын өчен бик күп эшләр башкарды. Бу хакта сәламләү чыгышында «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе-баш мөхәррире Людмила Жаренова сөйләде.

Быелгы «Без – Туфан варислары» бәйгесендә Роза Камил кызының кече ватаныннан – Яңа Дума мәктәбеннән һәм Иске Кыязлы белем бирү учреждениесеннән укучылар катнашты. Бәйге комиссиясе балаларның эшләренә бәя бирде һәм теманы яхшы белүләрен, катнашучыларның үз фикерләрен һәм хисләрен татар телендә образлы итеп белдерә алу осталыкларын билгеләп үтте. Бүләкләү тантанасы турыдан-туры эфирлар өчен яңа студиядә узды.

Людмила Жаренова бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар , ә Эльза Алмакаева гаиләдән бүләкләр тапшырды.

«Редакциядә булу минем өчен бик дулкынландыргыч, чөнки биредә әнием эшләде, балачагым һәм үсмер елларым шушында үтте. Безнең өчен иң кадерле булган әнием истәлегенә бәйге оештырган өчен редакциягә, бәйгедә катнашкан өчен укучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, барыгызга да укуда уңышлар һәм яңа иҗади җиңүләр теләп калам», – диде Эльза Алмакаева.

Бу көнне укучылар редакциядә үз призларын гына алып калмады, ә күбрәк коллектив эше белән танышты, газетаның ничек тууын, аның электрон версиясе ничек формалашуын, мәгълүматның социаль челтәрләр буенча ничек узуын үз күзләре белән күрде, хезмәткәрләр белән танышты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus