Киләсе елга торак-коммуналь түләүләр артачак
2016 елда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү ике тапкыр үзгәрәчәк.
2016 елның 1 апреленә кадәр тарифлар быелгы сыман булачак. Аннан алар үзгәрәчәк. 1 июльдә исә тагын бер тапкыр бәяләр өскә күтәреләчәк.
Су, газ, ут өчен ничә процентка артачагы исә 2015 елның 31 декабренә кадәр билгеле булырга тиеш.