Иркутск өлкәсендә яңа мәчеткә нигез ташы салдылар
Иркутск өлкәсенең Залари бистәсендә яңа мәчетнең нигез ташын салу тантанасы булды. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул турыда хәбәр итә.
Сәламләү сүзе һәм котлау сүзләре белән Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев чыгыш ясады. «Барчагызга да тынычлык, шәфкать һәм Аллаһы Тәгаләнең фатихасы, Үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы «Байкал мөфтияте» исеменнән Сезне барыгызны да чын күңелдән котлыйм», – диде ул.
Шулай ук сәламләү һәм котлау сүзләре белән хакимият вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады. Соңыннан мөфти мөселман җәмгыятенә истәлекле бүләкләр: китаплар, Коръәннең татар теленә тәрҗемәләре, Иркутск өлкәсе мөфтиятенең газеталарын тапшырды.
Тантанада район мэры Владимир Самойлович, бистә башлыгы Василий Давыдов, Иркутск өлкәсе Губернаторы хөкүмәте вәкилләре Кирилл Малакшинов, Ксения Живолуп, Яңа Нукут мөселман җәмгыяте рәисе Нәгыйм хәзрәт Төхвәтуллин һәм аның хатыны Лиза ханым, Яңа Нукут мәчете имамы Асламбәк хәзрәт, Залари районының туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Галина Макагон, активистлар Элисо һәм Александр Чубаковлар гаиләсе һәм башкалар катнашты.